Кадерле дуслар!
Сезне 14 декабрьдә 18:30 сәгатьтә "Фикер" клубына милли вә иҗади дискуссия кичәсенә чакырабыз!
Очрашуның темасы: "XXI гасырда Татар проекты нәрсә ул?". Милләтебезнең алдагы тормышын ничек итеп күз алдына китерүебез, аның киләчәк стратегиясе һәм яшәеше турында фикер алышырбыз. Кунагыбыз - сәясәт белгече, фәлсәфәче, аналитик һәм журналист Руслан Айсин.
Очрашу вакытында кунагыбызны тыңлап, һәркем үз фикерен әйтә алыр. Шулай ук яшь шагыйрьләрнең иҗат җимешләре белән дә танышып китәрбез! 😉
"Фикер" клубының 10 елга якын тарихы бар. Безгә килгән кунаклардан Илсөя Бәдретдинова, Рафаэль Хәкимов, Фәрит Бикчәнтәев, Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла, Әзһәр Шакиров, Дамир Исхаков, Нияз Игъламов, Искәндәр Сираҗи, Илназ Сафиуллин, Илгиз Зәйниев, Рамил Төхвәтуллин һәм милләтебезнең башка бик күп шәхесләрен искә төшереп була.
"Фикер" клубына килгән һәркемне ачык йөз, якты чырай вә чәй белән каршы алырбыз! Сез дә килегез һәм дусларыгызны чакырыгыз! 😊
Рәхәтләнеп үз туган телебездә фикер алышып, чәй эчеп вакыт үткәрик!
Керү ирекле һәм бушлай! 😉
Урыны: "Милләт йорты" кафесы. Адрес: Казан, Нариманов урамы, 62 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: +7(904) 677 8189 - Рафыйк (Ватс ап / Телеграм)
#фикерклубы #татартеленсаклыйк #минемтелемминембайрак #татар #татарстан #азатлык #татарлар #казан #татартеле #минтатар