УРАМ ҖЫЕНЫ (МИТИНГ) ОЕШТЫРУ ТӘРТИБЕ
Татар теленә хөҗүм башланганнан бирле төрле кешеләр телне яклау максаты белән митинг оештырырга теләделәр һәм белгертүләр дә бирделәр. "Азатлык"тан гына да 7 белгертү булды. Белүебезчә, әле бездән кала 2 кеше биргән булган - аларга да рөхсәт бирмәгәннәр.
Шуңа күрә без тагын бирергә теләүчеләр булыр дип уйладык та, бу эштә тәҗрибәбез күпмедер булганга, тәфсилләп ничек аны бирәсен язырга булдык: бәлки тагын бирергә теләүчеләр бардыр. Бирергә уйласагыз игътибар белән укыгыз, сорауларыгыз булса - языгыз.
Һәм шуны искәртеп үтәсем килә: Татарстанда ике дәүләт теле - татарча һәм урысча, шуңа дәүләткә татарча да язып була. Без дә принципиаль рәвештә татарча гына язабыз. Сезне дә шулай эшләргә чакырабыз. Бирергә баргач та татарча сөйләшегез - анда күбесе татар 😉
Беренчедән белгертүне әзерләргә кирәк. Түбәндә мин әлеге язмага белгертү үрнәген беркеттем - аны үзегезгә саклап, кирәклечә үзгәртәсез: исемнәрегезне, үзегез турында мәгълүматны, элемтәләрегезне, максатларны һ.б. "“Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге Сезне митинг үткәрәчәге хакында белгертә" дигән җөмләдә үзегезнең оешманы яза аласыз яисә "Сезне митинг үткәрәчәгебез хакында белгертәбез" дип кенә языгыз.
Митинг өчен белгертүне 10-15 көн алдан тапшырырга кирәк. Мәсәлән, бүген бирсәгез әле 16 декабрьгә өлгерәсез, ә иртәгә - 17 декабрьгә бирергә соңгы көн.
Зур митинг оештырганда берүзегез генә булсагыз рөхсәт бирмәячәкләр. Шуңа күрә берничә кеше булу зарур. Ким дигәндә икәү. Безнең мәсәлән ике оештыручы, оештыру урынында җаваплылар - оештыручының берсе һәм тагын бер кеше; тәртип өчен җаваплылар дип оештыру урынында җаваплы кешеләрне язсак та (үрнәкләрне һәм баягы язмадан белгертү фотоларын карагыз), сез анда тагын икенче кешеләрне яза аласыз. Иң мөһиме: алар шул митинг буласы көнне килә алсыннар, югыйсә рөхсәт була калса митинг көне килеп җиткәч алар булмаганга күрә сезгә оештыруны тыярга мөмкиннәр. Берәр нәрсә килеп чыгып берсе килә алмаса, ә калганнары килсә, оештыручылар һәм җаваплылар икешәр һәм күбрәк күрсәтелгән очракта митингны оештыру ярый.
Белгертүне әзерләп бетергәч аны 2 нөсхәдә (экземпляр) бастырасыз, анда күрсәтелгән һәрбер кеше имзасын куеп чыгарга тиеш. Аста тапшыру көнен күрсәтәсез. Аннары җирле идарәгә барасыз. Казанда - ул Казан шәһәренең башкарма комитеты. Адресы: Кирмән урамы (Кремлёвская), 3 йорт. Анда кергәч сакчыларга әйтәсез 617 кабинетка дип, алар шалтыраталар да, язып алалар да сезне үткәрәчәкләр. Лифтта 6 катка менәсез, 617 кабинетка барасыз, митингка белгертү алып килүегезне әйтәсез. Алар белгертүегезнең күчермәсен (копия) ясатып үзләренә алып калалар, ә сездәгеләренә имзасын куялар һәм вакытын язалар . Аннары сезне 3 катка Хатлар бүлегенә җибәрәчәкләр. Ул Кирмән урамы ягыннан кергәндә уң якта кала. Анда бер нөсхәне үзләренә алып калалар, ә сезнекендә печать куеп анда кабул иткән көнне язалар. Нәтиҗәдә сездә белгертүнең бер оригиналы калырга тиеш, анда кабул итү көне һәм вакыты, печать, печать эчендә кабул иткән көн булырга тиеш. Шуның белән тәмам 😊
Җавабы киләсе көн эчендә килергә тиеш.
Һәм тагын бер мөһим нәрсә: белгертү бирергә барганда оештыручылар барысы да килергә тиеш (оештыру урынында җаваплыларга һәм тәртип саклау өчен җаваплыларга анда барырга кирәкми). Әгәр кем булса да бара алмый икән - алар анда баручы исеменә ышанычнамә (доверенность) язалар. Ышанычнамәнең үрнәген дә әлеге язмага түбәндә беркеттек. Анда аны әйбәтләп тутырып язасы һәм имзаны гына куярга кирәк; нотариуска барырга кирәкми. Ышанычнамә бер нөсхәдә булуы җитә.
Безнең аңлатма сезгә ярдәм итер дип ышанып, уңышлар теләп калабыз! 😊
#татартеленсаклыйк #минемтелемминембайрак #татар #татарстан #азатлык #татарлар #казан #татартеле #минтатар